Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Коронавирустан соң реабилитация кирәк, ди белгечләр

Яңа коронавируслы Covid-19 инфекциясеннән яки гадәти вируслы пневмониядән соң, һичшиксез, сәламәтлекне ныгытырга кирәк. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәйсханова сөйләде.

 

«Безнең пациентлар терелгәннән яки стационардан чыкканнан соң табибларга мөрәҗәгать итүдән туктады. Кызганыч, яңа коронавирус инфекциясе яки үпкәләр ялкынсыну вирусы булганда, һәр очракта бу коронавирус йогышы булмаса да, пациентларның диспансерда күзәтелүе таләп ителә», –дип искәртте спикер.

Табиб сүзләренчә, өзлегү терелгәннән соң беренче көннәрдә түгел, ә соңрак башланырга мөмкин.

Шикәр диабеты, симерүе, бөерләрнең хроник авыруы, йөрәккә операция, тромбозлар, ишемик авыруы булган пациентлар өчен ул аеруча куркыныч. Моннан тыш, ир-ат җенесеннән булу үзе үк риск төркеменә керә, диде белгеч.

«Пациент стационардан сәламәтләнүнең клиник билгеләре белән чыкканда яки поликлиника шартларында гына дәваланса да, ул табиблар күзәтүендә калырга тиеш», – дип йомгак ясады Фәйсханова.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев