Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Лениногорскилылар, диспансеризация үтәргә онытмагыз

2013 елдан башлап Россиядә, шулай ук Татарстанның барлык район hәм шәһәрләрендә егерме бер яшьтән башлап барлык халыкка диспансеризация үткәрелә башлады.

Шул уңайдан безнең шәһәр һәм районда диспансеризация үткәрү максатыннан халыкны профилактик медицина тикшеренүе үтәргә кушалар. Хәтта подъезд ишекләренә быел кемнәр үтәргә тиешле исемлекне   дә элеп киткәннәр.
 Шундый ук мәгълүмат үзәк район хастаханәсе поликлиникасына керә торган ишектә дә бар,  әллә кайдан күзгә ташлана.    Ягъни, 2019 елда диспансеризацияне  1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998 елларда туучылар үтә.
Диспансеризация үтү өчен иң беренче чиратта үзенең участок табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Үзәк поликлиникага беркетелгән очракта 203 кабинетта, яисә 5-03-75 телефоны аша белешмә алырга мөмкин. Медсанчастька караган гражданнар 29нчы кабинетка, яисә 9-09-67 телефонына шалтырата ала.
Гадәттә, диспансеризация үтүне башлаганда hәр граждан үзе турында мәгълүмат тутыра hәм имзасын куя. Монда аңа нинди анализлар бирергә, нинди төр тикшеренү үтәргә кирәклеге аңлатыла. 
- Диспансеризация медицина тикшеренүе үтү авыруларны, бигрәк тә бүгенге көндә актуаль булган йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авыруларын, шикәр диабеты, үпкә hәм бронх авыруларын булдырмый калу яки беренчел стадиясендә авыртуның башлангычында вакытында тиешле дәвалау билгеләү өчен бик тә мөhим, - ди табиблар.
 Шулай ук халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү (алкоголизм, наркомания, тәмәке тартуга каршы көрәш), физик активлыкны арттыру, рациональ туклану, чиктән тыш авырлыкны булдырмый калу өчен дә кирәкле.
Моны белеп тору һәркемгә кирәк: хатын-кызларга сөт бизләре маммографиясе 39дан 48 яшькә кадәр – 3 елга бер тапкыр, 50 яшьтән соң 2 елга бер үткәрелә.
60 яшьтән өлкәнрәкләргә 3 елга бер тапкыр күз эче кан басымын тикшерү карала.

Сәламәтлегебезне вакытында кайгыртыйк, диспансеризация үтүгә дә җитдирәк карыйк.

Диспансеризация үтү өчен нәрсәләр кирәк? 
-Мәҗбүри медицина страховкалау полисы, паспорт. 
-Поликлиникага беркетелгән булу — диспансеризация үтү өчен анда мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Зилә Мөдәррисова

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев