Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиб утырып эшләүдән зыянны киметү ысуллары турында сөйләде

Озак вакыт утырып эшләү кеше сәламәтлегенә сизелерлек җитди зыян салырга мөмкин. Кардиолог Владимир Хорошев утырып эшләүнең тискәре нәтиҗәләрен киметү вариантлары турында сөйләде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

 

«Утырып эшләү рәвеше — кешенең физиологик ихтыяҗлары күзлегеннән караганда иң нәтиҗәсезе санала. Кеше утыру белән аякларга артериаль кан агымы кискен кими. Бу бик начар», — дип аңлатты белгеч.

Табиб сүзләренә караганда, кан агымының акрынаюы артерияләрдә атеросклеротик үзгәрешләр артуга китерә, бу «бик авыр нәтиҗәләргә» китерергә мөмкин.

Утырып эшләүнең зыянын уңайлырак эш урыны киметә. Сәламәтлеккә авыр булмаган физик күнегүләрне ярты сәгатькә яки сәгатькә бер тапкыр ясау да ярдәм итәчәк. Моннан тыш, бераз гына йөреп алу өчен тәнәфесләр дә файдалы.

Басып эшләү алымын да карарга мөмкин. «Заманча офисларда юкка гына компьютер өстәлләре басып эшләү өчен урнаштырыла башламаган. Бу урында кеше утырмый, ә басып тора. Бу функциональ яктан отышлырак», — дип искәртте табиб.

Шул ук вакытта табиб басып эшләү позасы да сәламәтлеккә зыян китерә, дип өстәде. Аны киметергә була, мәсәлән, һәр ярты сәгать саен табанны хәрәкәтләндерергә кирәк. Мондый күнегүләр мускуллар кыскаруына ярдәм итә.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото:https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев