Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск чаңгычылары республикакүләм ярышларда сынашып кайттылар

Татарстан Беренчелеге бәйгесе Бөгелмәдә узды. Ярышларда республиканың чаңгы узышлары буенча спорт мәктәпләре катнашты. Барлыгы 400 якын спортчы җыелган иде.

 Шәһәрбез данын яклап бу бәйгедә Лениногорск “Татнефть –Забота” чаңгы узышлары спорт мәктәбенең 15 чаңгычыдан торган төркеме көч сынашты. Бәйгедә 18 яшькәчә булган үсмер малайлар һәм кызлар катнашты.

Республика Беренчелегенең беренче өлешендә чаңгычылар 3, 5 һәм 7,5 километрлы дистанцияләрдә, классик стильдә  шәхси беренчелеккә ярыштылар. Икенче өлештә исә 3 километр арага 3 узышчыдан торган, катнаш эстафета ярышлары булды.

Лениногорск чаңгычылары Аделина Вафина, Кәрим Галиев, Дамир Гыйрфанов, Серафим Зарубежнов, Азат Минһаҗев, Кристина Муравцева, Дамир Нуртдинов, Нияз Садреев, Дарья Уланова, Богдан Умбиталиев, Тимур Фәсхетдинов, Айдар Хәкимов, Илнар Хәмидуллин, Нияз Хамматов, Камилла Щербакова яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бу юлы алар призлы урыннар яулап алмасалар да, республиканың иң оста дүр йөзгә якын чаңгычысы катнашкан бәйгедә алдынгылар рәтендә булдылар.

Сезон ябылганчы чаңгычыларны әле тагын бер ярышлар көтә.  Озакламый  46 нчы Бөгелмә Чаңгы Марафоны булачак. Лениногорск чаңгычыларының бу марафоннан читтә калганы юк. Быелгы марафонга да җитди әзерләнәләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев