Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск көрәшчеләре Бөтенроссия ярышыннан җиңү белән кайтты

14-16 декабрь көннәрендә Тулада грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Ул Олимпия чемпионы Ш. Хисаметдинов призына  2002-2003, 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында үтте.
Ярышларда Россиянең 20 субъектыннан спортчылар катнашты. Лениногорскидан 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре үзләрен яхшы яктан күрсәтте.

48 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә бронза приз иясе - Егор Илюхин (тренеры Руслан Лущиков, Азат Сафиуллин).
Айдар Низамов 38 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә 5нче урын алды (тренеры Владимир Майоров).


фото:3нче спорт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев