Заман сулышы

Лениногорск көрәшчесе Россия Беренчелегендә катнашачак

Башкортстан Республикасының Октябрьск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.

Ярышлар Ватан геройлары истәлегенә багышланды, анда 15 республикадан һәм Россия өлкәләреннән 2004-2006 елгы 400дән артык яшүсмер катнашты.

Безнең 3нче спорт мәктәбеннән үз үлчәү категориясендә Егор Илюхин бронза приз иясе булды. Һәм Россия Беренчелеге финал ярышларында катнашырга хокук алды. Финал ярышлары май аенда Владимир шәһәрендә узачак.

Сергей Чатуров һәм Артем Давлетшин үз үлчәү категориясендә бишенче урын алдылар. Көрәшчеләрне котлыйбыз.

Фотолар: спорт мәктәбеннән

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: