Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск мәктәп укучылары арасында милли көрәш

Күптән түгел мәктәпләр арасында милли көрәш буенча ярыш үтте. Анда район һәм шәһәрдәге 15 мәктәптән тугыз яшьтән алып 17 яшькәчә егетләр катнашты. Көрәш бик кызу барды, ди мәгариф идарәсе хезмәткәре Марс Хәсәнов. Бүген төрле үлчәү авырлыкларында беренче урын алганнарның исемнәрен бирәбез. Мәгариф идарәсе мондый ярышларны даими оештырып, егетләребез остарыр һәм...

Күптән түгел мәктәпләр арасында милли көрәш буенча ярыш үтте.


Анда район һәм шәһәрдәге 15 мәктәптән тугыз яшьтән алып 17 яшькәчә егетләр катнашты. Көрәш бик кызу барды, ди мәгариф идарәсе хезмәткәре Марс Хәсәнов. Бүген төрле үлчәү авырлыкларында беренче урын алганнарның исемнәрен бирәбез. Мәгариф идарәсе мондый ярышларны даими оештырып, егетләребез остарыр һәм республикакүләм үткәрелүче милли көрәш ярышларында безнекеләр дә үзләрен күрсәтә башлар, дигән өмет бар.
2000-2005 елгылар арасында беренче урын алучылар
(төрле авырлыкта)
Руслан Сафуанов - 4 нче мәктәп
Павел Володин - 10 нчы мәктәп
Раил Астафьев - 12 нче лицей
Айнур Хөсәенов - 7 нче мәктәп
Фаяз Ризванов - Зеленая Роща мәктәбе
Салават Шиһапов - Зеленая Роща мәктәбе
Роман Мөхәммәтханов - 6 нчы мәктәп
Альберт Галимов - Зеленая Роща мәктәбе
Рифат Шәрапов - 11 нче гимназия
Илназ Нуруллин - Зеленая Роща мәктәбе
Степан Кудряшов - Зеленая Роща мәктәбе
1997 - 1999 елгы беренче урын алучылар
(төрле авырлыкта)
Дамир Бадыков - Тимәш мәктәбе
Айдар Халиков - Зеленая Роща мәктәбе
Николай Кузьмин - 5 нче мәктәп
Абсолют батыр - Ранис Әхмәтҗанов - Зеленая Роща мәктәбе
Зеленая Роща мәктәбе командасы беренче урын алып, Кубок белән бүләкләнгән. Урын алучыларга приз һәм медальләр тапшырылды, дип хәбәр итте мәгариф идарәсе. Көрәшче егетләргә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш лениногорск