Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск мәктәпләре арасында бадминтон ярышлары үтте (ФОТОЛАР)

Бүген район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары бадминтон буена ярыша. Шәһәрдә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсендәге Бадминтон үзәгенә төрле мәктәпләрдән командалар җыелды. Алар кече-башлангычлар, урта һәм зур звенога бүленеп ярышалар. Башлангыч сыйныфлар арасында җиңүчеләр билгеле булды инде, беренчелекне Тимәш һәм Подлесный мәктәбе укучылары алды. Хәзерге вакытта урта һәм олы звено...

Бүген район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары бадминтон буена ярыша.

Шәһәрдә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсендәге Бадминтон үзәгенә төрле мәктәпләрдән командалар җыелды. Алар кече-башлангычлар, урта һәм зур звенога бүленеп ярышалар. Башлангыч сыйныфлар арасында җиңүчеләр билгеле булды инде, беренчелекне Тимәш һәм Подлесный мәктәбе укучылары алды.

Хәзерге вакытта урта һәм олы звено уйный.

Катнашучыларны Район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде. Укучыларның спортның әлеге төре белән шөгыльләнүләренә куануын белдерде, уңышлар теләде. Рәгать Галиәгъзамович шәһәр-районда бадминтон федерациясе директоры Олег Гәрәев белән бергә беренче җиңүчеләрне бүләкләде.
Алсу Сиңнебв
Алсу Миңнебаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев