Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск спорт мәктәбенең заллары яңартылды (ФОТОлар)

Лениногорскида  шушы көннәрдә «Мин спорт белән үсәм» хәйрия проекты кысаларында   3 нче балалар  спорт мәктәбенең дүрт спорт залы   яңартылды.

Аны ачу тантансында  «Мин спорт белән үсәм» проекты җитәкчесе Мирослав Смирнов, Global Intellect Servise компаниесы җитәкчесе Вячеслав Ушенин,  Лениногорскидагы грек-рим көрәше Федерациясе рәисе, “Геотех-Сервис” генераль директоры  Илгиз Шиапов,  администрация вәкилләре һәм  әти-әниләр  катнашты.
-    Спортка битараф булмаган, көрәшне  үз иткән спортчыларны ихластан котлыйм. Безнең район грек-рим көрәше буенча  һәрвакыт алдынгылардан саналды,  бернигә дә карамыйча  ничә еллар дәверендә үз эшен дәвам итте һәм итәчәк, - дип белдерде бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Владимир Друк. Үз чиратында,  спорт залларын ямьләндерүгә үз көчләрен керткән хәйриячеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Текст һәм фото авторы:Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев