Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида грек-рим көрәше турниры җиңүчеләре билгеле булды

6-7 декабрьдә «Юность» спорткомплексында Советлар Союзы Герое Иван Заварыкин истәлегенә багышланган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры узды.

Ярышларда Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиянең 15 шәһәреннән 230дан артык спортчы катнашты. 3 нче номерлы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясадылар.

Үз үлчәү категорияләрендә Бердников Кирилл, Антошкин Евгений, Илюхин Егор, Минһаҗев Альберт, Чатуров Сергей җиңүче булды.

Пьедесталның икенче баскычын Вәлиев Эмиль, Галимов Илмир һәм Яфасов Арслан алды.

Мәрданшин Илмир, Хәбиров Әмирхан, Дәүләтшин Артем, Кириллов Максим, Низамов Айдар, Черевов Роберт, Сәлахов Илназ, Маркин Кирилл, Бәдретдинов Богдан, Кадиханов Данис турнирның бронза призерлары булдылар.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде.


3нче спорт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев