Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида мини-футбол буенча Чемпионнар супер Кубогы узды

8 декабрь көнне Лениногорскиның  «Юность» спорткомплексында  2018 елның "Лениногорск чемпионнары супер Кубогы" гомуми турниры узды.

Ул Футбол көненә һәм Лениногорскиның Футбол федерациясенә 10 ел тулуга багышланды.
Бу өченче тапкыр шундый форматта узучы уен. Гомуми турнирда 4 команда очрашты. 


- «Ремонтник2»- кышкы Кубок җиңүчесе

- «Юность»- язгы Чемпионат җиңүчесе

- «Ремонтник»- җәйге Кубок җиңүчесе

- «Штурм» - көзге Чемпионат җиңүчесе
ярышлар бик матур башланды. Уен мәйданына катнашучылар иң кечкенәләрне - мәктәп укучыларын тотып чыкты. Аннан яшь гимнастлар күрсәтмә чыгышы булды.
Уенчыларны район башлыгы Сергей Тимаков сәламләде, уңышлар  теләде.
Лениногорскиның чемпионнар супер Кубогына "Ремонтник-2" командасы ия булды. Аларга Кубок тапшырылды.


 М.М.Әхмәтҗанов, футбол федерациясе башкарма директоры

фото:http://leninogorsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев