Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида трамплиннан сикерү буенча Татарстан Беренчелеге узды

Узган атнада шәһәрдә берничә көн дәвамында трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча Татарстан Беренчелеге узды. Ул атказанган физик культура хезмәткәре Александр Звягинцев истәлегенә багышланды.

Александр Звягинцев “Олимпия резервы” спорт мәктәбе белән 1987 елдан 2009 елга кадәр җитәкчелек итте. Шушы еллар эчендә Александр Владимирович җитәкче һәм белгеч буларак, мәктәп үсеше өчен генә түгел, республикада трамплиннан чаңгыда сикерү һәм ике төр ярыш үсешенә зур өлеш кертте.
Аның оештыру сәләте, шәхси кызыксынуы “очучы”ларның елдан-ел осталыгын арттырды. Ул тренерлар әзерләү эшенә дә зур игътибар бирде. Хәзер дә спорт мәктәбендә тотрыклы трнерлар составы эшли.
“Олимпия резервы” спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре арасында Кышкы Олимпия уеннары, Италия, Канада, Швеция, германия, Австрия, Финляндия Дөнья Чемпионаты катнашучылары бар. Спорт мәктәбеннән Кышкы Студентлар Универсиадасы катнашучылары чыкты, шулай ук Россия Кубогына ия булучылар бар, Бөтенроссия ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары белән дә спорт мәктәбе горурлана.


Татарстан Беренчелегендә  Казан, Әлмәт, Лениногорскидан барлыгы – 74 спортчы катнашты. Ярышларда чаңгыда 2,3, 5 километрга йөгерү һәм трамплиннан сикерү узды. Ике төр ярышта 2007 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында Эллина Шәрәпова өченче урын алды. 2004-2006 елгылар арасында беренчедә – Булат Галимов, өченчедә Кирилл Ибряев. Яшүсмерләр арасында өч призлы урын да безнекеләрдә:  Даниэль Васильев, Алексей Ефимов,  Кирилл Аракчеев.
Трамплиннан сикерү буенча да Лениногорск спортчылары сынатмады. Лямов Никита,  Даниил  Рохлин, Эллина Шәрәпова, Рафаэль Мөхәммәтвәлеев, Булат Галимов Надежда Кравцова – җиңүчеләр һәм призерлар. Яшүсмерләр арасында Алексей Ефимов беренчелекне алды Алексей Акимов – икенчедә, өченче урында Даниэль Васильев. 

Фотолар: "Олимпия резервы" спорт мәктәбеннән


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев