Лениногорскида хатын-кызлар шахмат турнирында ярышты (+фотолар)
СПОРТ

Лениногорскида хатын-кызлар шахмат турнирында ярышты (+фотолар)

Лениногорскида хатын-кыз шахматчыларга багышланган «Шахмат таҗы хөрмәтенә» VII турнир узды.

11 турда Татарстан һәм Башкортстаннан 75 уенчы катнашты. Лениногорск шахматчы хатын-кызлары үзләренең нәтиҗәләре белән сөендерделәр.

Ир-атлар арасында Владимир Шуваткин белән Николай Мукаевка тиңнәр булмады. 

Хатын-кызлар арасында Татьяна Шуваткина чемпион булса, икенче урында — Мария Кондрашкина, өченче урында — Надежда Афанасьева. 

Яшь кызлар арасында Маргарита Соловьева җиңүче, Василиса Михайлова өченче урынны алды. 

Балалар арасында Мәликә Низамова өченче урынны яулады.

Радий Газизов, турнирның баш хөкемдары


Нет комментариев