Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Маргарита Соловьева белән Василиса Михайлова шахмат ярышында җиңүләр яулап кайтты

Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә үткән шахмат ярышында якташларыбыз осталарның да осталары булуларын күрсәтте.

Анда 26 регионнан 352 уенчы килгән иде. Ул «Центр» корпорациясе Кубогына үткәрелде. Турнир Ижевскиның «Интеграл» Мәдәният сараенда бер атна буена дәвам иткән. 

Шахматчы Маргарита Соловьева — бу уен белән кызыксынучы лениногорскилыларга инде таныш исем. Ул төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, шәһәребезне танытучы уенчыларның берсе.

Бөтенроссия бәйгесендә Маргарита турнирның лидерлары исәбендә булган, Пермь өлкәсе шахматчысы Елизавета Кантер һәм Удмур республикасы уенчысы Анна Уварованы артта калдырып, җиңүгә ирешкән. 

Шахмат буенча илкүләм ярышларда шәһәребездән тагын бер шахматчы кызыбыз да катнашкан.  Ул — 11 яшьлек Василиса Михайлова.

Ярышта өченче призлы урынны яулап алуга ирешкән. 

Исламия Галимова тәрҗемәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев