Заман сулышы

Лениногорскилы каратэ буенча I урын алды

5 апрель көнне Ульяновск шәһәрендә яшүсмер егетләр арасында «Волга-Днепр» авиакомпаниясе призына «Кекушин каратэ» буенча Федераль округ беренчелеге үтте. Лениногорск данын Тимур Ризатдинов яклады. 4 көрәштә дә үзенең яхшы итеп әзерләнгәнен, дөрес итеп көрәшүен күрсәтеп, I урынны яулады. I урынны яулаган өчен «Волга-Днепр» авиакомпаниясеннән грамота, Кубок беренчелеге, медаль һәм велосипед белән...

Реклама

5 апрель көнне Ульяновск шәһәрендә яшүсмер егетләр арасында «Волга-Днепр» авиакомпаниясе призына «Кекушин каратэ» буенча Федераль округ беренчелеге үтте.


Лениногорск данын Тимур Ризатдинов яклады. 4 көрәштә дә үзенең яхшы итеп әзерләнгәнен, дөрес итеп көрәшүен күрсәтеп, I урынны яулады.
I урынны яулаган өчен «Волга-Днепр» авиакомпаниясеннән грамота, Кубок беренчелеге, медаль һәм велосипед белән бүләкләнде.
Бу җиңү Тимурга 2015 елның 3 маенда Мәскәү шәһәрендә үткәреләчәк Россия чемпионатында катнашырга мөмкинлек бирә. Аңа уңышлар телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: каратэ
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: