Заман сулышы

Лениногорскилылар бәйрәмдә футбол уйнадылар

3-7 гыйнварда «Юность» спорткомплексында мини-футбол буенча традицион “Федерациянең кышкы кубогы” Яңа ел турниры узды.

 

150 дән артык катнашучы, кызлар һәм егетләр 5 яшь төркеменә бүленеп көч сынаштылар.  Анда төп трофей – ел турнирына  юллама- суперкубок уйнатылды.

Кышкы Кубокка «Атлетико2» командасы лаек булды. Һәр катнашучыга татлы бүләкләр тапшырылды.


Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе матбугат хезмәте

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: