Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар кышкы йөзү буенча республика чемпионатында призлы урын алды

26-27 гыйнварда Әлмәттә кышкы йөзү буенча Татарстан Республикасының XII ачык чемпионаты узды.

Ярышларда Татарстан, Башкортстан республикалары, Удмуртия һәм Чувашстан республикалары, шулай ук Самара өлкәсе командалары катнашты. Йөзгә якын спортчы үз төбәкләре, шул исәптән лениногорскилылар да шәһәребез данын якладылар.

Йөзү хатын-кызлар арасында 25 метрлы дистанциядә ирекле стиль белән башланып китте. Аннан ир-атлар һәм хатын-кызлар ирекле стиль белән 50 һәм 100 метрга йөзделәр. Ә соңрак шундый ук дистанцияләрдә йөзүне брасс белән дәвам иттеләр.

Гомумкоманда ярышында өченче урынны Лениногорск спортчылары яулады. Алар Әлмәт һәм Самара өлкәсеннән йөзүчеләреннән бераз гына калышты.

Ярышларның икенче көне 4-25 метр эстафетадан башланды. Ике көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча, Татарстан йөзүчеләре арасында лениногорскилылар Илфат Абдуллин һәм Рафаил Әскәров  иң яхшылар булды.

 

 

http://len-journal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев