Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Техникага кул җиткәнме?

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов боерыгы буенча, үткән атнада район хуҗалыклары арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды. Конкурс комиссиясендә Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан әйдәп баручы киңәшче Фәрит Әхмәтов, Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев, "Гостехнадзор"ның Лениногорск бүлеге җитәкчесе Салих Галимов, "Россельхозцентр"дан агроном Петр Кузин, механизация бүлеге...

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов боерыгы буенча, үткән атнада район хуҗалыклары арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды.


Конкурс комиссиясендә Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан әйдәп баручы киңәшче Фәрит Әхмәтов, Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев, "Гостехнадзор"ның Лениногорск бүлеге җитәкчесе Салих Галимов, "Россельхозцентр"дан агроном Петр Кузин, механизация бүлеге белгече Ренат Мостафин бар иде.

Белгечләр районның сигез хуҗалыгында булып, авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторларның төзеклеген, чәчеләсе орлыкның сыйфатын карадылар. Шулай ук, хуҗалыкларда хезмәтне саклау чаралары һәм эшкә түләү буенча булган сораулар, хәл итәсе мәсьәләләр дә кузгатылды.
Предприятиеләрнең язгы кыр эшләре әзерлегенә килгәндә, намуслары кушканча әзерләнүчеләр дә, сыныкка сылтау итеп, техника төзәтүне тартып-сузып килүчеләр дә бар. "Спартак" агрофирмасы, "Чулпан" җәмгыятьләренә - тракторларын, ә "Зеленогорский" комплексына тагылма агрегатларны әзерләп бетерәсе бар. конкурс 55 баллы бәя куя торган күрсәткечләр буенча бәяләнде. Комиссия яхшылар рәтенә "Лениногорская" агрофирмасының Урдалы бүлекчәсен кертте. Алар I урынны алды (54 балл-, 51 балл туплап II урында - "Ленин", III урында - "Маркс" җәмгыяте. Аңа 50 балл куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырлар