Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Бүләккә – концерт

Лениногорск нефть техникумында үткән әдәби - музыкаль кичә Әниләр көненә багышланган иде. Шарлар белән бизәлгән һәр почмакка бәйрәм рухы сеңгән актлар залы бу көнне студентларның иң газиз кешеләре - әниләре һәм әбиләре белән тулган иде. Кичәне ачып, уку йорты директоры Игорь Врублевский залда утыручы әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде. - Бүген...

Лениногорск нефть техникумында үткән әдәби - музыкаль кичә Әниләр көненә багышланган иде. Шарлар белән бизәлгән һәр почмакка бәйрәм рухы сеңгән актлар залы бу көнне студентларның иң газиз кешеләре - әниләре һәм әбиләре белән тулган иде.


Кичәне ачып, уку йорты директоры Игорь Врублевский залда утыручы әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде.

- Бүген иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне. Әни, дип әйтә алган балаларны бәйрәм белән котлыйсы килә. Ана кеше - дөньяда бөек зат. Ул балаларның шатлыгын, хәсрәтен уртаклашучы. Без аңа бер яшьтә дә, илледә дә һаман бала булып калабыз.

Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрикләп, исәнлек, сабырлык, гаилә бәхете телим. Балаларыгыз һәрвакыт куандырып торсын! - дип юллады ул теләкләрен.

Кичәне алып баручылар бәйрәмнең тарихына да тукталды. Билгеле булганча, Әниләр көне, 1998 елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ул нәфис затларыбызга тагын бер кат "Ана" булуларын искә төшерү, хөрмәткә лаек булуларын исбатлау максатыннан кертелгән.

Студентларның әниләр турында шактый үтемле, тирән эчтәлекле слайд-шоу күрсәтүе кичәгә бәйрәм рухы өстәде. Бәйрәм алдыннан студентларның әниләргә багышлап язган иншаларыннан кайбер өзекләр китерелде.

"Техникумнан кайтуга мин әнием бүлмәсенә ашыгам. Аны нык итеп кочаклап, үбеп алам"...

"Акыллы һәм ягымлы, матур һәм тыйнак; җитди һәм кырыс; таләпчән һәм мөлаем - бу сыйфатлар бөтенесе дә әнидә, тик һәрвакыт алар яңача ачыла. Ләкин нинди генә булса да ул минем, һәм бары тик минем яраткан әнием булып кала"...

"Йә Раббым, әниемнең гомере - кояш нурлары кебек балкып, чәчәккә күмелгән алан кебек матур, күк йөзе кебек чиста һәм якты булсын иде"...

Әйе, әниләр - безнең таянычыбыз да, киңәшчебез дә, матурлык үрнәге дә. Кечкенә чакта без аларга авырткан аяк-кулыбыз турында зарлансак, үсә төшкәч, җавапсыз яки уңышсыз мәхәббәт турында сөйләп, елап юанабыз. Ана йөрәге шулхәтле киң, ул барысын да сыйдыра, дип дәвам итте кичәне алып баручылар. Әлеге сүзләрне раслагандай, техникум студенты сөекле әнисенә багышлап рэп башкарды. Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән кичә уку йортының сәнгать сөюче кыз-егетләре башкаруындагы татар, рус, инглиз телендәге җыр-биюләр, тәбрикләү сүзләре белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X