Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск район башлыгы бүләкләнде

Казанның “Корстон” комплексында “Ел җитәкчесе-2018” республика иҗтимагый бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр. Барлыгы 22 идарәчегә күкрәк билгесе һәм диплом тапшырылды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика Премьер-министры Алексей Песошин бәйге комиссиясе рәисе буларак, конкурс йомгаклары турында сөйләде. Анда катнашу өчен 103 җитәкче тәкъдим ителде, 85 кеше катнашты һәм 22 лауреат исемнәре игълан ителде. Татарстаннның  Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының IX томын һәм фондның рәхмәт хатларын тапшырды. 

Әлеге бүләккә район башлыгы Рәгать Хөсәенов та лаек булды.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/26/177851/

фото:Президент матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев