Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск районы укучыларын авыл хуҗалыгы буенча укырга чакырдылар (ФОТОЛАР)

Иске Шөгер мәдәният йортында традицион рәвештә уза торган авыл хуҗалыгы уку йортлары вәкилләре, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр белән очрашу үтте.

Иске Шөгергә район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары һәм фән олимпиадалары буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы призерлары һәм җиңүчеләре килде.
Аларны авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин сәламләде.

Олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерларга грамоталар тапшырылды. Шулай ук бу көнне җәй айларында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче балаларга акчалата бүләк бирелде.


Аграр уку йортлары үзләренә укырга чакырды. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүчеләр эшчәнлекләре турында сөйләде.
Шөгерлеләр матур концерт әзерләгән иде.

Кайсы мәктәпләрдән укучыларның авыл хуҗалыгы буенча укырга китәргә теләге бар, бу хакта "Заман сулышы" газетының киләсе санында укыгыз.

Чарада Розалия Мостафина булып кайтты.

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВУЗ укырга бару

2
X