Заман сулышы

Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей акциясенә кушылды

Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова бүген, республика акциясенә кушылып, Яңа Чыршылы авылында яшәүче әти-әнисен "Заман сулышы" газетына яздырды. Ул шәһәр һәм авыл халкын "Заман сулышы"на язылырга һәм ил-көн вакыйгаларыннан хәбәрдар булырга чакырды. Исегезгә төшерәбез: әлеге акция "ТАТМЕДИА" медиахолдингы тарафыннан игълан ителеп, шактый гына министрлар якыннарына бүләк ясарга өлгерде инде....

Реклама

Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова бүген, республика акциясенә кушылып, Яңа Чыршылы авылында яшәүче әти-әнисен "Заман сулышы" газетына яздырды.


Ул шәһәр һәм авыл халкын "Заман сулышы"на язылырга һәм ил-көн вакыйгаларыннан хәбәрдар булырга чакырды. Исегезгә төшерәбез: әлеге акция "ТАТМЕДИА" медиахолдингы тарафыннан игълан ителеп, шактый гына министрлар якыннарына бүләк ясарга өлгерде инде.
"Заман сулышы" газетына барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә, ТРның Дәүләт хезмәтләре порталында язылырга була. Безнең газет белән ясалган фотоларыгызны #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей хештеглары белән социаль челтәргә урнаштыру хуплана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: