Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Г.Тукайга багышланган конференция булды (фотолар)

Бүген шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә бөек шагыйрьнең 130 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Анда шәһәр һәм районның татар теле укытучылары һәм Тукайның иҗатын өйрәнүче укучылар җыелды. Яр Чаллыдан килгән филология фәннәре докторы, галим Әнвәр Шәрипов, "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин, якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаров чыгыш ясады. Гимназия укытучылары ачык...

Бүген шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә бөек шагыйрьнең 130 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция узды.

Анда шәһәр һәм районның татар теле укытучылары һәм Тукайның иҗатын өйрәнүче укучылар җыелды. Яр Чаллыдан килгән филология фәннәре докторы, галим Әнвәр Шәрипов, "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин, якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаров чыгыш ясады. Гимназия укытучылары ачык дәресләр күрсәтте. Телчеләр мастер-класслар тәкъдим итте. Әлмәт шәһәренең 1 нче гимназиясе укытучылары Чулпан Мортазина белән Гөлназ Исламова уздырган мастер-класс та без дә булдык.

Берничә укучы Тукай иҗатына багышланган фәнни-эзләнү эшләрен тәкъдим итте. Гимназиянең һәм башка мәктәпләрдә укучы җыр-сәнгатькә оста укучылар бөек шагыйрьнең әсәрләреннән төзелгән концерт куйдылар.

Шәһәрнең барлык, шулай ук Зәй-Каратай, Шөгер, Подлесный һәм Тимәш мәктәпләре тарафыннан әзерләнгән Габдулла Тукайга багышлап ясалган күргәзмә дә әзерләнгән иде.

Ләйсән Шәрәфетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев