Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе узды

Бүген шәһәрнең нефть монументы янында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе узды. Ул аз керемле, күп балалы яисә әти-әнисе инвалид булган I сыйныфка укырга баручы балаларга уку кирәк- яраклары тутырылган букча тапшырудан гыйбарәт. Быел ул 93 балага бирелде. Шулай ук әлеге акция кысаларында Артур Насыйбуллинга (7 нче мәктәп), Аделина Сафинага...

Бүген шәһәрнең нефть монументы янында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе узды.
Ул аз керемле, күп балалы яисә әти-әнисе инвалид булган I сыйныфка укырга баручы балаларга уку кирәк- яраклары тутырылган букча тапшырудан гыйбарәт. Быел ул 93 балага бирелде. Шулай ук әлеге акция кысаларында Артур Насыйбуллинга (7 нче мәктәп), Аделина Сафинага (7 нче мәктәп) һәм Лилия Алексеевага (8 нче мәктәп) хорегорафия һәм спорт секцияләренә бушлай йөрү мөмкинлеге бирүче сертификатлар тапшырылды.
Чараны оештыручы абый-апалары әкият геройлары белән берлектә беренчеләр өчен кызыклы уеннар үткәрде, яшьтәшләре җырлаганда алар да тик тормады: биеде, сабын куыклары очырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция

2
X