Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида сугыш ветераны Василий Пилипенко яшәгән йортка мемориаль такта куелды (фотолар)

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә шәһәребездәге Куйбышев урамы, 7нче йортка - сугыш ветераны, нефть тармагы ветераны Василий Дмитриевич Пилипенко истәлегенә мемориаль такта куелды. Әлеге тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчелеге, ветераннары,Василий Дмитриевичның балалары, шәһәр ветераннар советы вәкилләре, нефть техникумы студентлары катнашты. Сергей Вячеславович җыелган халыкны район башлыгы...

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә шәһәребездәге Куйбышев урамы, 7нче йортка - сугыш ветераны, нефть тармагы ветераны Василий Дмитриевич Пилипенко истәлегенә мемориаль такта куелды.

Әлеге тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчелеге, ветераннары,Василий Дмитриевичның балалары, шәһәр ветераннар советы вәкилләре, нефть техникумы студентлары катнашты. Сергей Вячеславович җыелган халыкны район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән әлеге вакыйга белән котлады.
Ветеран яшәгән йортка мемориаль такта кую тәкъдимен "Лениногорскнефть" идарәсе күтәреп чыккан, шәһәр ветераннар советы да әлеге тәкъдимне хуплаган.
Бүген шәһәребездә тагын бер истәлекле урын барлыкка килде. Нефть техникумы студенты Сергей Шабалов яшьләр исеменнән чыгыш ясап, тарих, хәтер мәңгелек ул, дип белдерде. Василий Дмитриевич исән чагында әлеге техникум белән гел элемтәдә торган, очрашуларда катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев