Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида яңа мәчет ачылды (ФОТОЛАР)

Бүген, 13 июньдә Лениногорскида иман йорты - "Әбү Хәнифә" исемле яңа мәчет ачылды. Тантаналы вакыйгада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, имам-мөхтәсиб Исмаил хәзрәт Сингатулла, район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты. Шулай ук бик күп мөселман кардәшләребез, шактый гына әби-бабайлар, яшь буын да ачылу тантанасының шаһите...

Бүген, 13 июньдә Лениногорскида иман йорты - "Әбү Хәнифә" исемле яңа мәчет ачылды.
Тантаналы вакыйгада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, имам-мөхтәсиб Исмаил хәзрәт Сингатулла, район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты. Шулай ук бик күп мөселман кардәшләребез, шактый гына әби-бабайлар, яшь буын да ачылу тантанасының шаһите булды.
Шәһәрнең Садриев урамы, 99нчы йорт адресы буенча урнашкан мәчет ике катлы. Тышкы ягы матурлыгы белән ерактан ук үзенә дәшеп торса, эчке ягы да күркәмлеге белән сокландыргыч, барысы да заманча, сыйфатлы итеп эшләнгән.
Мәчетне төзүдә шәхси эшмәкәрләр, халык, кайбер предприятие-оешмалар катнашкан. Аларга муниципалитет исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. "Төзүдә катнашучыларга бик зур савабы булачак", диде хәзрәтләр. Камил хәзрәт республика Диния нәзарәтеннән дә Рәхмәт хатлары алып килгән. Исмаил хәзрәтнең тырышып йөрүе нәтиҗәсендә шундый матур Аллаһ йорты калкып чыкты, дигән сүзләр дә әйттеләр.
Тәгъбир әйтеп тасманы кистеләр, эчкә кереп, икенде намазы укылды.
Рамазан аенда башкарылган изге эшнең әҗер-савабы булсын, мәчеткә халык күп йөрсен, буш тормасын, диде килгән халык.
Мәчеткә ни өчен шундый үзенчәлекле исем кушылган, Җәлил хәзрәт нинди мәгънәле гыйбарәләр әйтте, бу хакта "Заман сулышы"ның җомга санында укыгыз.
Зилә Мөдәрисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X