Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскига яңа прокурор билгеләнде

Татарстан прокуроры Илдус Нафиков Лениногорск мэриясендә район активына яңа билгеләнгән прокурорны тәкъдим итте. Ул - юстиция советнигы Сергей Геннадиевич Парамонов. Әлеге вазифага ул Россия Генераль прокуроры боерыгы нигезендә билгеләнгән. Сергей Парамонов 1982 елда Менделеевскида туган. 2004 елда Казан Дәүләт Университетының юридик факультетын тәмамлаган. 2005 елда Яр Чаллы шәһәре прокуратурасында следователь...

Татарстан прокуроры Илдус Нафиков Лениногорск мэриясендә район активына яңа билгеләнгән прокурорны тәкъдим итте.
Ул - юстиция советнигы Сергей Геннадиевич Парамонов. Әлеге вазифага ул Россия Генераль прокуроры боерыгы нигезендә билгеләнгән.
Сергей Парамонов 1982 елда Менделеевскида туган. 2004 елда Казан Дәүләт Университетының юридик факультетын тәмамлаган. 2005 елда Яр Чаллы шәһәре прокуратурасында следователь вазифасында эшли башлый. Ул әлеге шәһәр прокуратурасында 2012 елга кадәр эшли, прокурор ярдәмчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Соңгы биш елда Әгерҗе районы прокуроры була.
- Мин үземә ышандырып тапшырылган җаваплылыкны яхшы аңлыйм. Лениногорск районы өчен эшләргә әзермен, - диде Сергей Геннадиевич
Лениногорскиның элекке прокуроры Пётр Гринь, тиешле еллар хезмәт итеп, отставкага китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев