Заман сулышы

Шөгергә шагыйрьләр килде

Иске Шөгер мәдәният йортына кунаклар - Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һәм якташыбыз Гәрәй Рәхим килде. Алар башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты, үзләрнең шигырьләрен сөйләде, эшчәнлекләре белән таныштырды. Укучылар, үз чиратында, Рафис Корбанның шигырьләрен яттан сөйләделәр, язучы абыйларына кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кичә җыр-моң белән үрелеп барды, укучыларның чыгышыннан тыш,...

Иске Шөгер мәдәният йортына кунаклар - Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һәм якташыбыз Гәрәй Рәхим килде.

Реклама

Алар башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты, үзләрнең шигырьләрен сөйләде, эшчәнлекләре белән таныштырды.

Укучылар, үз чиратында, Рафис Корбанның шигырьләрен яттан сөйләделәр, язучы абыйларына кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Кичә җыр-моң белән үрелеп барды, укучыларның чыгышыннан тыш, авыл артистлары - Айрат Шәйхелисламов, Габделәхәт Әхмәтшин, Миләүшә Гарифуллина һәм башкаларның чыгышы да һәркемгә ошады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: