Заман сулышы

Татарстан халыклары съездында Лениногорскидан 12 делегат катнашачак

Казанда апррель аенда узачак Татарстан халыкларының өченче съездында безнең район һәм шәһәрдән 12 делегат катнашачак. Делегатлар район иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышында сайланды. Мэриянең актлар залы ул көнне тулы иде. Муниципаль районда милли концепциянең тормышка ашырылуы, милли мәгарифнең торышы, район территориясендә яшәүче халыкларның традицияләрен һәм мәдәниятларын саклау турында сөйләделәр. Мөһим мәсьәләләрнең...

Казанда апррель аенда узачак Татарстан халыкларының өченче съездында безнең район һәм шәһәрдән 12 делегат катнашачак.

Делегатлар район иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышында сайланды. Мэриянең актлар залы ул көнне тулы иде. Муниципаль районда милли концепциянең тормышка ашырылуы, милли мәгарифнең торышы, район территориясендә яшәүче халыкларның традицияләрен һәм мәдәниятларын саклау турында сөйләделәр. Мөһим мәсьәләләрнең берсе - съездга делегатлар сайлау иде. Исемлекнең беренче баскычында муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм аның урынбасары Сергей Тимаков тора. Иҗтимагый совет әгъзалары тагын 10 кеше өчен тавыш бирде. Исемлектә: авыл хуҗалыгы, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр бар, милли состав та бик төрле. Барысы да шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында актив, кыскасы лаеклы кешеләр: 11нче гимназия директоры, иҗади педагоглар берләшмәсе рәисе Флера Хәйбрахманова, "Шура хуран" чуаш ансамбле җитәкчесе Ольга Орлова, "Эрзянка" мордва ансамбле җитәкчесе Мария Шалина, әзербайҗан диаспорасы җитәкчесе Рамиз Мамедов, таҗик диаспорасы җитәкчесе Низаметдин Иманов, Зәй-Каратай җирлеге башлыгы, районыбызда республика халыклары Ассамблеясы җитәкчесе Миләүшә Идиятова, табиб анестезиолог-реаниматолог Мәдинә Таушунаева, "Нәбиуллин Ф.М." КФХсы җитәкчесе Фәрид Нәбиуллин, үзәк хастаханәнең хирургия бүлеге җитәкчесе Валерий Раку, районыбызда эшмәкәрләр союзы рәисе Владимир Никишин.

Әлеге съезд республика тормышында мөһим роль уйнаячак. Бу турыда утырышта катнашкан республика Фәннәр Академиясе Вице-президенты Вадим Хоменко да ассызыклап үтте. Ул:

-Казанда узачак Татарстан Халыклары съездында республика территориясендә яшәүче төрле халыклар, аларның яшәү рәвеше, үзара мөнәсәбәтләре турында сораулар каралачак. Бер милләтне дә аерым карап булмый, алар бер букет чәчәкләре кебек, бер-берсен тулыландырып торалар. Әгәр дә җирлектә милләтләр, диннәр арасында килешү булмаса, бу җирлекнең киләчәге булмас иде. Республика җитәкчелеге моны яхшы аңлап, дуслык-татулык җепләрен ныгытуга зур игътибар бирә, - диде.

Съездның беренчесе 1992 елда узган иде, икенчесе моннан ун ел элек, 2007 елның ноябрь аенда үтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: