Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Вәли хуторында яңа мәчет ачылды (ФОТОЛАР)

Рамазан аеның беренче көнендә Вәли хуторы авылында иман йорты - яңа мәчет ачылды. "Ике бәйрәм бергә туры килде", диеште мөселман кардәшләр. Әлеге мәчет булсын дип тырышып йөрүче кеше - Минзаһид Җиһаншин, аның инициативасы белән төзелгән. Ул шушы авылда туып үскән, хәрби кеше, хәзерге вакытта гаиләсе белән Казанда тора. Минзаһид Исламгирович...

Рамазан аеның беренче көнендә Вәли хуторы авылында иман йорты - яңа мәчет ачылды. "Ике бәйрәм бергә туры килде", диеште мөселман кардәшләр.
Әлеге мәчет булсын дип тырышып йөрүче кеше - Минзаһид Җиһаншин, аның инициативасы белән төзелгән. Ул шушы авылда туып үскән, хәрби кеше, хәзерге вакытта гаиләсе белән Казанда тора.
Минзаһид Исламгирович улы Ленар белән берлектә мәчетне төзетүгә күп өлеш керткәннәр. Әлбәттә, финанс ярдәмен авыл халкы, туганнары, район җитәкчелеге, кече һәм зур предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр күрсәткән. Аерым исемнәрен санап чыгу мөмкин түгел. Кылган игелекләре меңе белән үзләренә әйләнеп кайтсын, диде хәзрәтләр.
Өч ел дәвамында мәчет төзелгән. Ул бик матур килеп чыккан. Агачтан, җыйнак кына, эчке ягы да матур.
Ачылу тантанасына көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Ихлас" мәчетеннән Исмаил хәзрәт Сингатуллин, Булат хәзрәт Раупов, авыл халкы, яшь буын килгән иде.
Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет