Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Быел республикада 309 ятим баланы һәм 35 күп балалы гаиләне яңа тораклы итү ниятләнә

2018 елда 297 ятим бала һәм 46 күп балалы гаилә торак шартларын яхшырткан.

Быел Татарстанда 309 ятим баланы һәм 35 күп балалы гаиләне яңа тораклы итү өчен финанс чаралары каралган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 47нче утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисабында ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

Ул 2018 елда 297 ятим бала һәм 46 күп балалы гаилә торак шартларын яхшыртканын әйтте. Яшь белгечләрне җәлеп итү өчен “Аренда торагы” программасы буенча гомуми мәйданы 25,3 мең кв. метр булган 486 фатирлы 122 торак йорт төзелгән.

Алексей Песошин күп балалы 33 меңнән артык гаиләнең җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгәнен билгеләп узды. Җир биләмәләрен инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсе контрольдә булуын искәртте.

Татарстанда 2018 елда барлыгы 2 млн 410 мең квадрат метр мәйданда торак файдалануга тапшырылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/22/185009/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X