Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

1 июльдән ялган сөт ризыкларын сатуга чик куелачак – Россельхознадзор

“Сөт продукциясен электрон ветеринария документы белән сата башлагач, намуссыз җитештерүчеләргә юл ябыла”, - ди Евгений Иванов.

Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов сүзләренчә, тиздән сөт продукциясе җитештерүче намуссыз эшмәкәрләргә көн бетә. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

1 июльдән әзер сөт, ит, балык продукциясе электрон ветеринар сертификат белән генә озатылырга тиеш.
“Сөт ризыкларына электрон ветеринария сертификаты тутыру контрафактка юлны ябачак. Сер түгел, бүген Россиядә билгеле бренд исемнәрен урлап, үз продукциясен тәкъдим итүче оешмалар бар. Әлеге документ үз көченә кергәч, чит исем белән продукция сатуга чик куелачак", - диде Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары. 

Евгений Иванов танылган брендларны кабатлаучылар “бизнесы”на шулай нокта куелыр дип уйлый.

 

Фото: архив

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X