Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2019 елга БДИ расписаниесе билгеле булды

2019 елга БДИ һәм төп дәүләт имтиханы расписаниеләре барлыкка килде.

Расписание проектлары буенча фикер алышу норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында 29 декабрьгә кадәр үткәрелә. Киләсе елда дәүләт йомгаклау аттестациясе расписаниесендә җитди үзгәрешләр көтелми.

2019 елда БДИ традицион рәвештә өч этаптан торачак:

Имтиханны вакытыннан алда тапшыру этабы – 20 марттан алып 10 апрельгә кадәр.

Төп этап – 27 майдан 1 июльгә кадәр.

Өстәмә этап – 3 сентябрьдән алып 20 сентябрьгә кадәр.

БДИның төп һәм вакытыннан алда тапшыру этапларын география һәм әдәбият буенча имтиханнар ачып җибәрә.

Төп этапта укучылар математикадан  имтиханны 29 май көнне тапшырса, рус теленнән 3 июньдә бирәчәкләр.

Математикадан база һәм профиль дәрәҗәдәге имтиханның икесе дә бер көндә үткәреләчәк. Ягъни мәктәп укучыларына икесенең берсен сайларга туры киләчәк.

 

Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) шулай ук өч этаптан торачак:

Имтиханны вакытыннан алда тапшыру этабы – 22 апрельдән алып 14 майга кадәр,

Төп этап – 24 майдан 2 июльгә кадәр,

Өстәмә этап – 3 сентябрьдән алып 21 сентябрьгә кадәр.

 

Дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу өчен гаризалар 11 нчы сыйныйф укучыларыннан 2019 елның 1 февраленә кадәр, 9 нчы сыйныф укучылары өчен 2019 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.

http://almet-rt.ru/

Фото:https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев