Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2020 елдан электрон хезмәт кенәгәләрен кертүне мәҗбүри итәргә мөмкиннәр

Эшкә беренче тапкыр урнашкан хезмәткәрләргә бары тик электрон хезмәт кенәгәләре генә ачачаклар

Электрон хезмәт кенәгәләре турындагы закон проекты буенча 2020 елдан электрон хезмәт кенәгәләрен кертүне мәҗбүри итәргә мөмкиннәр. Бу турыда «Ведомости» газетасы яза.

Моңа кадәр электрон хезмәт кенәгәләре 2021 ел башында кертелергә тиеш һәм шул ук вакытта 2027 елга кадәр кәгазь вариантын да алып барырга мөмкин булачак дип әйтелде.

Электрон хезмәт кенәгәләре кәгазь документ әйләнешен киметү, ялган документларны булдырмау һәм хезмәткәрләрнең хокукларын яклау өчен эшләнә.

Россия Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, россиялеләр эш бирүчеләрдән хезмәт эшчәнлеге тәмамланганчы кәгазь хезмәт кенәгәсен саклауны сорарга мөмкин. Әмма эшкә беренче тапкыр урнашкан хезмәткәрләргә бары тик электрон хезмәт кенәгәләре генә ачачаклар.

Ведомствода 2027 елга кадәр дәвам итәргә тиешле күчеш чорыннан баш тартачакларын расладылар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/13/176929/

фото:yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X