Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

27 ИЮЛЬ – 2 АВГУСТКА ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атна сезнең өчен авыррак үтәр. Әгәр дә планнарыгыз бар икән, киләчәге аңлаешсыз булса да, алардан баш тартмагыз. Каршылык күрсәтүчеләр дә булыр, тик сынаулардан лаеклы чыгарсыз, чөнки барлык дөреслек сезнең кулда. Эмоцияләргә бирелмәгез, бар эшне акыл белән эшләгез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атна күченешләр белән бай булыр. Эшегездә игьтибарлырак...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атна сезнең өчен авыррак үтәр. Әгәр дә планнарыгыз бар икән, киләчәге аңлаешсыз булса да, алардан баш тартмагыз. Каршылык күрсәтүчеләр дә булыр, тик сынаулардан лаеклы чыгарсыз, чөнки барлык дөреслек сезнең кулда. Эмоцияләргә бирелмәгез, бар эшне акыл белән эшләгез.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атна күченешләр белән бай булыр. Эшегездә игьтибарлырак булыгыз. Үзеннән-үзе хәл ителер дип уйлап йөреп, бернинди карар кылмау аркасында, матди хәлегез начарлануы мөмкин.Теләмәсәгез дә, барыбер, үзегезне кулга алырга туры киләчәк.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, кара полосадан чыгу юлын эзләр. Төн таң атар алдыннан шулай караңгы була бит. Бик кирәк булмаса мөһим карарлар кабул итмәгез. Шул очракта гына барлык күңелсезлекләрдән чыга алырсыз.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, сезнең өчен яңа перспективалар ачыла. Үзгәрешләр чоры. Кызыктыргыч тәкъдимнәрнең иң мөһим бер-икесен генә сайлагыз. Юкса, кабат үтәлмәгән вәгъдәләр, эшләнмәгән эшләр йомгагына эләгерсез. Проблемалар килеп чыгуы ихтимал, үзегез ерып чыга алмаган вакытта дуслар ярдәме тияр.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, бу атна сезнең өчен ял итәр һәм уйланулар өчен бик уңышлы вакыт. Матди як куандыра. Үзегез белгән һәм ышанычлы кешеләр белән генә эш йөртегез. Дуслар һәм яңа шөгыль ямансулыктан котылырга ярдәм итәр . Ә атна азагында уңыш елмаер.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, бу атнада энергиягез саегыр - ял итегез. Кешеләр белән аралашып илһамланырсыз. Элеккеге планнарыгызны читкә куеп, бөтенләй яңа эшкә тотынып карагыз.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, сез бүгенге көндә тигез һәм матди яктан тотрыклы яшәп ятасыз. Ләкин боларның барысы да какшап китүе бар. Атна уртасында сезне романтик очрашу көтә, аның әле яңа ярату хисе дә уятуы бар. Башыгызны югалтып, күңел ачуга бирелсәгез, җыйган акчагыздан колак кагарсыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарны, көтелмәгән танышу көтә, аның тормышыгызны үзгәртердәй вакыйгага әйләнүе мөмкин. Язмыш сезгә берьюлы берничә бүләк ясый. Иң мөһиме, комсызланмаска, язмышның иң хаҗәт бүләкләрен генә алырга тырышыгыз.
УКЧЫ (23.11-21.12)лардан, ярык тагарак янында калмау өчен вакыйгаларны күздән ычкындырмау сорала. Кызганычка каршы, сезнең бу мөмкинлекне файдалануыгыз гына икеле. Шулай да күңелегезне төшермәгез, киләчәк, барыбер, якты булыр.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, эш-мәшәкатьләрне читкә куеп торып, шәхси тормышыгыз белән генә шөгыльләнегез. Сезгә эшегезне, уй-хисләрегезне тәртипкә кертү зарур, шуннан соң барысы да яхшырыр.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, бу атнада кичекмәстән ял итәргә кирәк. Дусларыгыз белән күрешегез. Бу айны планнар коруга багышларга киңәш ителә. Шуннан эшегез җайланып китәр.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, финанс яктан бар да шәп булса да, сезгә нәрсәдер тынгылык бирми. Кылган гамәлләрегез уңыш китермәс, шулай да артык борчылмагыз - җайланыр. Бу көннәрдә сәламәтлегегезгә күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп