Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

30 НОЯБРЬДӘН – 6 ДЕКАБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада тирә-яктагыларга карата мәрхәмәтле һәм игътибарлы булырга кушыла. Бигрәк тә, якын туганнарыгызга. Эчке сиземләвегез ярдәмендә күп кенә проблемаларыгызны хәл итәрсез. Атна уртасында мөһим кәгазьләр белән эш итәргә туры килә. Ял көннәрегез күңелле үтәр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атна сезнең өчен уңышлы. Тирә-яктагылар белән сөйләшкәндә үзегезне өстен куймагыз. Җитәкче...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада тирә-яктагыларга карата мәрхәмәтле һәм игътибарлы булырга кушыла. Бигрәк тә, якын туганнарыгызга. Эчке сиземләвегез ярдәмендә күп кенә проблемаларыгызны хәл итәрсез. Атна уртасында мөһим кәгазьләр белән эш итәргә туры килә. Ял көннәрегез күңелле үтәр.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атна сезнең өчен уңышлы. Тирә-яктагылар белән сөйләшкәндә үзегезне өстен куймагыз. Җитәкче икәнсез, хезмәткәрләргә карата хөрмәтегез булсын. Ялгызларны күңелле танышу-очрашу көтә. Гаиләлеләр балаларына карата игътибарлы булса иде.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, сезгә уйламаганда эш мәсьәләсенә кагылышлы хәбәрләр килеп ирешер. Ләкин алар бик үк яхшы булып чыкмаска мөмкин. Янәшәгездә начарлык эшләргә әзер булган кешеләр бар, саграк булыгыз. Ял көннәрендә сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, атна сезнең өчен җиңелләрдән булмас. Бигрәк тә, финанс мәсьәләсендә кыенлыклар килеп туарга мөмкин. Шуңа, акчагызны кирәк-яракка гына тоту сорала. Шәхси тормышыгызда мөһим үзгәрешләр көтелми. Яраткан кешегез белән бергә берәр кая бару турында план корырсыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, бу атнада бик актив булыр. Үзе дә бер урында гына утырып тора белмәс, башкаларны да "биергә" мәҗбүр итәр. Болай булса, бер атна эчендә бер айлык эшне башкарып чыгуыгыз ихтимал. Ләкин артыгын эшләп сәламәтлегегезгә зыян китерергә мөмкинсез, шуны онытмагыз.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, атна буе күтәренке кәефтә булыр. Моның сәбәбе - шәхси тормышыгызда бар да яхшы булу һәм финанс мәсьәләсенең яхшы якка үзгәрүе. Эшегезгә килгәндә, бар да уңышлы барыр. Шулай ук, бу атнада өй мәшәкатьләрен хәл итү дә уңайлы булачак.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, сезнең өчен нәрсә мөһимрәк, шуны ачыкларсыз. Алдагы көннәргә план корып кую да комачау итми. Эш мәсьәләсендә барысын да җиренә җиткереп эшләргә тырышыгыз. Сезгә карата начар мөнәсәбәттә булган кешеләр дә шактый, тирә-ягыгыздагы кешеләр белән чамалап сөйләшегез.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, әгәгр сез ялгыз икән, борчылмагыз, бу атнада күңелле танышу-очрашулар көтә. Бәлки, күптән эзләгән тиң ярыгызны очратырсыз. Язмышыгызны хәл итү үзегездән тора. Финанс яктан керем дә, чыгым да булуы ихтимал. Өегезгә яңа җиһаз, кием сатып алу белән шөгыльләнерсез.
УКЧЫ (23.11-21.21)лар, ашыгып бернәрсә дә хәл итмәгез, уңышсызлыкка. Бу атнада күңелегезгә нәрсә ошый, шуны гына эшләгез. Эш мәсьәләсендә мәшәкатьләр күп булса да, артык игътибар бирмәгез, барысы да хәл ителәчәк. Шәхси тормышыгызны җайларга вакыт табыгыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр бу атнада сезне төрле вак-төяк борчу-мәшәкатьләр көтә. Бурычка акча сорасалар, бирмәгез, биргәннәре дә сезнең белән күрешмәс өчен качып йөрер. Сәламәтлегегезне ныгыту өчен бераз ял алу комачау итмәс. Туганнарыгыз сезнең ярдәмгә өмет итә.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, атна башыннан бернәрсә эшлисегез килмәс, ял итәргә генә теләрсез. Үткән атналарда тырышып эшләгәнегез өчен сез моңа лаек та. Шәхси тормышыгызны җайларга вакыт, югыйсә ялгыз калуыгыз ихтимал. Ошаткан кешегезне очрашуга чакыру да уңышлы узачак.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, бу атнада шикләнүчән һәм үз-үзенә ышанмаучан булыр. Атнага килгәндә, нинди генә эшкә алынсагыз да, яңа планнар корсагыз да уңышлы. Ял көннәрендә гаиләсе булганнар балалары белән берәр кая бару турында уйласа, ялгызлар танышу-очрашуга әзерләнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп с 30 ноября по 6 декабря 2015

2
X