Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

4 - 10 МАЙГА ЙОЛДЫЗНАМӘ

Кучкар (21.03-20.04)лар, бу атнада үз-үзләренә урын таба алмас. Алдагы көнегездә нәрсә буласы да билгеле булмагач, дөрес юл сайлый алмавыгыз ихтимал. Атна уртасында күңелсез хәлләр булуы кәефегез төшерер. Ә менә ял көннәрегез киресенчә, яхшы үтәр. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, якыннарыгызга карата мәрхәмәтле булыгыз. Үзегез турында гына уйламагыз, алар турында да кайгыртыгыз. Хата яисә...

Кучкар (21.03-20.04)лар, бу атнада үз-үзләренә урын таба алмас. Алдагы көнегездә нәрсә буласы да билгеле булмагач, дөрес юл сайлый алмавыгыз ихтимал. Атна уртасында күңелсез хәлләр булуы кәефегез төшерер. Ә менә ял көннәрегез киресенчә, яхшы үтәр.
Үгезбозау (21.04-21.05)лар, якыннарыгызга карата мәрхәмәтле булыгыз. Үзегез турында гына уйламагыз, алар турында да кайгыртыгыз. Хата яисә ялгышлык кылгансыз икән, тезәтегез. Хыялларыгыз чынга ашсын өчен тырышырга да кирәк, көтеп утырсаң, булмый ул.
Игезәк (22.05-21.06)ләр, сезнең өчен атна төрле яклап та уңышлы булыр. Финанс хәлегез яхшы барыр, керемнәр дә көтелә. Үз кулыгыз белән берәр нәрсә ясап сату да файда китерәчәк. Ялгызларны яңа очрашу-танышу, романтик күрешүләр көтә.
Кысла (22.06-22.07)лар, бу атнада яраткан кешегез белән мөнәсәбәтегезне рәсмиләштерергә уйласагыз, ялгышмассыз, сезнең өчен атна уңышлы. Барысы да үз урынында, финанс хәлегез яхшы бара. Берәр файдалы тәкъдим булса, каршы килмәгез.
Арыслан (23.07-22.08)нар, атна башыннан кешеләргә яхшылык эшләргә тотынса, атнаның икенче яртысында кинәт үзгәреп, үз файдасына гына тырышыр. Сак булыгыз, хезмәткәрләрегез белән ачуланышмагыз, сезгә явызлык теләгән кешеләр барлыкка килүе ихтимал.
Кыз (23.08-22.09)лар киңәшен жәлләмәс. Берәр нәрсәдә кемнең гаепле-гаепсез икәнен аңлагач кына җәза бирегез, югыйсә дошманнарыгыз күбәер, "ачы" тавыш чыгуы да ихтимал. Шәхси тормышыгызны кайгыртыгыз. Яраткан кешегез белән соңгы тапкыр кайчан кинога барган идегез? Исегезгә төшерегез әле.
Үлчәү (23.09-23.10)ләр, бу атнада барысын да "үлчәп" эш итәр. Дөрес юл сайларга туры киләчәк, игътибарлы булыгыз. Алда мөһим килешүләр булыр, әзерләнегез. Сабыр булсагыз, бар да яхшы үтәчәк.
Чаян (24.10-22.11)нар, шәхси тормышыгызны җайларга вакыт. Романтик очрашу-танышулар вәгъдәләнә, бәлки сөйгән ярыгызны очратырсыз. Хыялларыгызны чынга ашырырга барлык мөмкинлекләрегез дә бар, тырышлык кына кирәк. Нәтиҗәгә ирешү өчен сабыр булу сорала.
Укчы (23.11-21.12)лар, бу атнада сез ничек тә күбрәк акча эшләргә тырышырсыз. Шәхси тормышыгыз икенче урынга күчәр. Ялгызлар романтик танышу-очрашулардан арынып торса иде. Җитәкчегез белән хезмәт хакыгызны арттыру турында сөйләшү алып барырсыз. Аз күләмле керем көтелә.
Кәҗәмөгез (22.12-18.01)ләр, яраткан кешегезгә карата игътибарлы булыгыз. Арагызда аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Ялгызларда беркемгә дә кирәкмәү хисе барлыкка килер, ләкин бу - ялгыш фикер. Үз-үзегезгә бикләнмәгез, киресенчә, танышыгыз, аралашыгыз.
Сукояр (19.01-18.02)ларның тормышында мөһим үзгәрешләр көтелә. Яхшы якка дип уйласагыз, ялгышмассыз. Чөнки тирә-яктагыларга яхшылык эшләвегез, үзегезгә дә яхшылык белән кайтачак. Файда китерер дип уйлап, кирәкмәгән эшкә тотынмасагыз иде.
Балык (19.02-20.03)лар, сезнең тормышыгыз бал да май кебек бара, ләкин сезгә тагын нәрсәдер кирәк, нидер җитми. Ял итәр урынына, төрле эштә катнашырсыз, актив булырсыз. Уңыш та озак көттермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп