Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

9нчы сыйныфлар урыс теленнән яңа төр сынау тапшырачак

Быел 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен урыс теленнән йомгаклау әңгәмәсе үтәргә кирәк булачак. Аның максаты — мәктәп укучыларының сөйләм осталыгын тикшерү.

Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итүенчә, йомгаклау әңгәмәсендә катнашу өчен гариза тапшыру көннәре билгеләнгән. Быел йомгаклау әңгәмәсенең төп этабы 13 февральдә үтә. Укучылар гаризаны сынау үткәрүгә ике атна алдан, ягъни 30 гыйнварга кадәр тапшырырга тиеш.
“Незачет” алучылар, яки җитди сәбәп буенча сынауга килә алмаучылар өчен өстәмә көннәр13 мартта һәм 6 майда каралган.
Йомгаклау әңгәмәсе быелдан мәҗбүри сынау булып санала. Анда катнашкан укучыларның сынау нәтиҗәләре дәүләт имтиханына кертү-кертмәүне хәл итә.

чыганак:kiziltan.ru/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев