Ана капиталы акчасын ничек тотарга? - "Ватаным Татарстан" газетасы
Ана капиталы акчасын дача участогында йорт төзү өчен файдаланып булачак.
Гаиләдә икенче бала тугач бирелә торган ана капиталы акчасы 2007 елдан гамәлдә. Әлеге сертификатны алып карамаган кешегә ул акчалар, җиңел генә кесәгә кереп, тиз генә баю мөмкинлеге тудыра кебек. Тик алай түгел шул.
Аны, үз ихтыярыңнан чыгып, теләсә нинди максатларда тота алмыйсың. Узган елга кадәр сертификатны кулланыр өчен балага өч яшь тулганны көтәргә кирәк иде. 2018 елда “Ана капиталы турында”гы Законга үзгәрешләр кертелгәч, ул акча өлешчә кулга бирелә башлады. Ата-аналарга акчаны балалар бакчасына түләү мөмкинлеге туды. Хәзер ана капиталыннан ай саен акча алып барырга да җай чыкты. “Ана капиталы” сертификатын куллану буенча быел да яңалыклар бар. Хәер, анысы хакында соңрак.
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина әйтүенчә, “Ана капиталы” сертификатына ия гаиләләрнең 90 проценттан артыгы ул акчага торак шартларын яхшырткан. 2007 елдан башлап, 180 мең гаилә торак өчен кредитларны өлешчә яки тулысынча каплауга ирешкән. Аларның 13 меңе социаль ипотека кредитына фатир алган. 4 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балалар бакчасы һәм ясле хезмәте өчен түләүгә тоткан. Хәзер балаларын хосусый бакчаларга йөртүчеләр саны да арта. Ул хезмәттән район, шәһәр җирлегендә яшәүчеләр файдалана. Асия Вәлиуллина ассызыклаганча, ана капиталы акчасын хосусый бакчаларга да күчерергә ярый. Тик бер шарт белән: бакчаның ул эшчәнлеккә махсус лицензиясе булырга тиеш. Гаиләдәге 25 яшькә җитмәгән олырак баланы укыту өчен дә әлеге акчаны түләргә рөхсәт ителә.
Узган елгы яңалыкны, ягъни 2018 гыйнварыннан соң туган бала өчен ана капиталыннан ай саен акча алу мөмкинлеге булуы хакында газетада хәбәр иткән идек. Ул аз керемле гаиләләргә бәләкәч 1,5 яшькә җиткәнче бирелә. Узган ел Пенсия фонды аша 350 гаилә шундый мөмкинлектән файдаланган. Асия Зиннәт кызы аңлатуынча, гаризаны бала тугач, алты айга чаклы язсаң, акча ярты ел өчен дә күчәчәк. Алты айдан соңрак мөрәҗәгать итүчеләргә исә акча гариза язган айдан башлап түләнә. Аны һәр гаилә үз кирәк-ярагы өчен тота ала. Ашау-эчүгә китәме, кием-салымгамы, даруларгамы – бернинди чикләү юк. Айлык түләү яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Узган ел гариза язучыларга ул 8 мең 490 сум туры килде һәм бер елга кадәр шул сумма сакланды. 2019 елда гаризаны яңадан тапшыргач, быелгы яшәү минимумы буенча акча күчерә башлыйлар. Ул – 8 мең 896 сум.
Ана капиталы акчасын ананың пенсиясенә күчерү дә рөхсәт ителә. Аны инвалид балаларга социаль тернәкләндерү чаралары алганда да кулланучылар бар. Берничә ел элек физик мөмкинлекләре чикле бала үстерүче ата-аналар шундый үтенеч белән чыккан иде. Гаиләгә икенче бала буларак уллыкка-кызлыкка сабый алганнарга да, игезәк бәби тапканнарга да ана капиталы алу хокукы бирелә. Сертификат, гадәттә, анага тапшырыла. Гаиләдә төрле хәлләр булырга мөмкин, әгәр ана үлеп китсә, ул акча балаларны тәрбияләүче атага күчә. Ир-ат балаларны тәрбияләүдә катнашмаса, хатын-кыз ана хокукыннан мәхрүм ителсә, сертификат балаларга да күчә ала. Малай яки кыз опекуннар тәрбиясендә икән, 18 яше тулганчы, опека органнары рөхсәтеннән башка сертификат акчасын ала алмый.
Быелгы яңалыкка килсәк, ана капиталы акчасын дача участогында йорт төзү өчен файдаланып булачак. Тик ул төзелеш алдан ук торак йорт өчен дип рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Быел әлеге акчаның күләме – 453 мең 26 сум. 2020 елда индексациядән чыгып, 470 мең 241 сум булачак. Ана капиталы буенча сораулар туса, Пенсия фонды белгечләренә 279-27-27 телефон номеры аша шалтыратып, киңәшергә мөмкин.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/30/179821/
фото интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев