Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Һава торышының начараюы көтелә: көчле җил һәм кырау төшәчәк

12 майның төн уртасыннан 22 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә урыны белән кырау төшү көтелә, төнлә һава температурасы -2гә кадәр булса, туфракта -4кә кадәр, көндез һәм кич көньяк-көнбатыштан секундына 18-23 м (Казанда-15-20 м) тизлекле көчле җил исү ихтималы бар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш Идарә матбугат хезмәте...

12 майның төн уртасыннан 22 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә урыны белән кырау төшү көтелә, төнлә һава температурасы -2гә кадәр булса, туфракта -4кә кадәр, көндез һәм кич көньяк-көнбатыштан секундына 18-23 м (Казанда-15-20 м) тизлекле көчле җил исү ихтималы бар.


Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш Идарә матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көчле җил һәм кырау юлда булучыларга куркыныч шартлар тудыра. Шунлыктан, машина йөртүчеләргә куркыныч маневрлардан баш тарту хәерле. Күпчелек юл-транспорт һәлакате алда баручы транспорт чарасына бәйле рәвештә килеп чыга. Шуңа гадәти дистанцияне артырып, тизлекне киметергә кирәк.

Мөмкинлек булса, торак пункттан читкә чыкмау киңәш ителә. Шоферларга мәктәп, күпер, юл чатларында сак булырга кирәк.

Җәяүлеләргә юлны тиешле урында гына кисеп чыгарга һәм, һава торышы начар булганда, машина йөртүчеләрнең күз күреме начараюн истә тотарга тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев