Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга торак яки машина бирергә мөмкиннәр

Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр.

Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде. Озакламый яшь чикләвен бетермәкчеләр. Идел буе округы хатын-кыз депутатлары шул хакта сөйләшкән.

Татарстан Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт» оешмасы җитәкчесе Алсу Нәбиева әйтүенчә, алар төрле төбәктә яшәүче депутат ханымнар белән очрашып, тәҗрибә уртаклашканнар. Очрашып сөйләшүнең максаты – һәр төбәктәге дәүләт ярдәмен өйрәнеп, үзара фикер алышып, безнең уңышлы программаларны – аларда, аларныкын Татарстанда эшләтеп җибәрү. Ике ай дәвамында алты утырыш уздырганнар.

– Без «Бердәм Россия» партиясенең халык программалары буенча эшләдек. Бергәләп очрашып сөйләшү тәкъдимен башка төбәкләр бик теләп кабул итте. 13 төбәктән барлыгы 101 тәкъдим алдык. Һәрбер төбәк үзендә яшәүче өлкәннәр, балалы гаиләләр, авыруларның тормышын яхшырту уңаеннан төрле фикерләр җиткерде. Тәкъдимнәрнең иң күбе Самара, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза өлкәләреннән килде, – ди Алсу Нәбиева.

Төбәкләрдән җыелган тәкъдимнәр белән хәзер Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар танышачак. Төбәкләрдәге депутатлар исә күрше өлкәләрнең кайбер законнарын үзләрендә кулланмакчы. Депутат хатын-кызлар авыл хуҗалыгы проблемаларын, авыру балаларны дару белән тәэмин итү, икътисади кризистан чыгу юлларын, авыр хәлдә яшәүче гаиләләр өчен «социаль контракт» төзеп булуы хакында сөйләшкәннәр.
Алсу Нәбиева әйтүенчә, халыкның сәламәтлегенә кагылышлы сораулар, тәкъдимнәр дә күп булган. Депутат ханымнар искәртүенчә, бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләр арасында әле дә дарулар кытлыгы бар икән. Утырышларда участок хастаханәләрендә дарулар сату турында да сөйләшкәннәр. Шулай ук шикәр авыруы белән авыручылар өчен дә даруларны авыл ФАПларына кайтармакчылар.

Депутатлар табибларның тормышын да яхшыртмакчы. Бу күбрәк авыл җирендә эшләүче фельдшерларга кагыла. Аларга өстәмә түләү тәкъдиме бар.

Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Оксана Хлякина утырышка онлайн кушылды. Аның фикеренчә, эш бирүчеләр хезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Шулай ук авыл җирендә эшләүче медицина хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү кирәк, диде ул.
Барлык тәкъдимнәрнең әлегә иң кирәклеләре сайланачак. Ел ахырында тагын бер утырыш булачак.
– Мондый очрашулар кирәк. Без һәр төбәкнең проблемасын өйрәндек. Аларны чишү юлларын табарга тырыштык. Бергәләп эшләгәндә, эшнең нәтиҗәсе булмый калмас, – диде Алсу Нәбиева.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

ЧЫГАНАК

фото: https://pixabay.com/ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев