Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бакалавр, һөнәрче (специалист) һәм магистр дәрәҗәләренең аермасы

Элек институт бетерүчеләр барысы да дипломлы һөнәр ияләре була торган иде. Хәзер берничә уку программасы бар. Бакалавр, һөнәрче (специалист) һәм магистр дәрәҗәләренең аермасы нидә?

Безнең илдә бакалавр һәм магистр уку дәрәҗәләрен куллану халыкара стандартларны үтәү һәм чит илләрдә россия югары уку йортларының дипломнарын таныту максатында кертелгән иде. Бакалавр, һөнәрче һәм магистр арасындагы җитди аерма – уку озаклыгы (“Россиядә белем алу турында”гы 273-ФЗ 29.12.2012 законның 11нче маддәсе).

Хәзерге вакытта РФндә түбәндәге югары һөнәр белеме дәрәҗәләре билгеләнгән:

-бакалавриат (югары белем базасы, уку озаклыгы 4 ел);

-специалитет  (аерым тармак һөнәрчеләрен әзерләүче, россиялеләр өчен  гадәти белем бирү системасы, уку озаклыгы 5 ел);

-магистратура (өстәмә 2 ел дәвамында һөнәрчелек буенча тирәнтен белем алу).

Специалитет һәм ике  дәрәҗәле (бакалавриат+магистратура) укыту системасы программалары ярыйсы ук аерыла. Уку программасын үзегезнең максат һәм финанс мөмкинлекләрегездән чыгып сайларга кирәк. Әгәр дә халыкара компанияләрдә эшләргә планлаштырасыз икән – бакалавр яки магистр дипломы алырга кирәк булачак, чөнки специалитет сезгә андый мөмкинлек бирми.  

yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев