Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бакчачыларга салым ташламалары турында закон үз көченә керде

Россия бакчачылар өчен салым ташламалары турында закон үз көченә керде. Ширкәт әгъзалары булмаган бакча яки яшелчә бакчасы җир кишәрлекләре милекчеләренең кертемнәре табышка салымнан азат ителә. Бу хакта "Парламентская газета" хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

 

Хәбәрдә 29 октябрьдән Салым кодексына "дача", "дача йорты", "дача төзелеше", "гражданнарның дача коммерцияле булмаган берләшмәсе" һәм "дача хуҗалыгын алып бару" төшенчәләрен төшереп калдыра торган тиешле үзгәрешләр үз көченә керде, диелгән.

Шулай итеп, гомуми файдаланудагы милекне сатып алу, төзү, карап тоту, шулай ук гомуми файдаланудагы милеккә караган һәм бакчачылык яки яшелчәчелек территориясе чикләрендә булган капиталь төзелеш объектларын агымдагы һәм капиталь ремонтлау өчен табышка салым түләнергә тиеш түгел.

Табышка салымнан шулай ук милек белән идарә итү ширкәтенең хезмәтләре һәм эшләре өчен түләү дә азат ителә.

Закон 2019 елның 1 гыйнварыннан соң теркәлгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/29/196117/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев