Реклама
Балыкка китеп юкка чыккан ике ир-атны эзләү дәвам итә. 15 октябрьдә аларның берсенең курткасы табылган. 8 октябрьдә Чулман елгасына балык тотарга дип киткән ике ир-ат яр буенда машиналарын калдырып, "Эндвенгер" көймәсендә балык тотарга булалар. Тик ул көнне балыкчылар өйләренә кайтмыйлар. Ә 9 октябрь көнне балыкчыларның туганнары 112 хезмәтенә шалтыратып, аларның...
Балыкка китеп юкка чыккан ике ир-атны эзләү дәвам итә. 15 октябрьдә аларның берсенең курткасы табылган.
8 октябрьдә Чулман елгасына балык тотарга дип киткән ике ир-ат яр буенда машиналарын калдырып, "Эндвенгер" көймәсендә балык тотарга булалар. Тик ул көнне балыкчылар өйләренә кайтмыйлар. Ә 9 октябрь көнне балыкчыларның туганнары 112 хезмәтенә шалтыратып, аларның югалуы турында хәбәр итәләр. Шул көннән башланган эзләү эшләре әле һаман дәвам итә.
Фото: "Татар-информ"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз