Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Банклар клиентларның кредит түләргә сәләтле булуына ТКХ түләүләре буенча бәя бирәчәк

Сервис сынау режимында эшли башлаган.

«Мир» картасы операторы булган Милли түләү карталары системасы клиентларның кредит түләргә сәләтлелеген бәяли торган үз системасын булдырачак. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Сервис сынау режимында эшли башлаган инде. Хәзер әлеге системага тоташтырылган 323 банк онлайн режимында клиентларның кредит тарихын гына түгел, алар турындагы башка мәгълүматларны да белеп торачак. Биредә сүз гражданнарның торак-коммуналь, кәрәзле элемтә хезмәтләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны үз вакытында түлиләрме-юкмы икәнлегенә бәйле мәгълүмат хакында бара.

Сынау нәтиҗәләре буенча 2019 елның язында Милли түләү карталары системасы тарафыннан эшләнгән сервис сәнәгый кулланылышка тапшырылырга мөмкин. Милли түләү карталары системасының стратегик партнеры – Берләштерелгән кредит бюросы.

Хәзер финанс оешмаларына клиентлардан шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен өстәмә рөхсәт сорарга туры киләчәк, дип искәртә белгечләр.

 

Фото:https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев