Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Батарейкаларны башка калдыклар белән бергә чүплеккә ташлауны тыярга ниятлиләр

Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында батарейка һәм аккумуляторларны башка каты калдыклар белән бергә чүплеккә ташлауны тыярга тәкъдим иттеләр. Ведомство боерыгы проекты норматив-хокукый актлар порталында дөнья күргән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

 

Түрәләр батарейка һәм аккумуляторларны I-V класс куркынычка ия бертөрле калдыклар төркеменә кертергә тели.

Әлеге боерык нигезендә аларны башка чүп-чар белән катнаштыру, шулай ук бозылмаган батарейкаларны бозылганнары белән бергә саклау тыелачак. Гражданнарны батарейка һәм аккумуляторларны махсус контейнерларга ташларга, йә булмаса кибетләргә яки алга таба эшкәртү өчен операторларга тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр.

Мондый калдыкларны җыю, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру белән I-V класс куркынычка ия калдыклар белән эшләүгә лицензия алган компанияләр һәм шәхси эшкуарлар шөгыльләнәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/18/195554/

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X