Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөек Ватан сугышында катнашучылар Җиңү көненә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак

Һәр елны бирелергә ниятләнә торган акча күләме 10 мең сум

Бөек Ватан сугышында катнашучылар 2019 елда Җиңү көненә бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча алачак. Бу хакта “Җиңү” оештыру комитеты утырышында Россия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте, дип яза “Российская газета”.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмне Җиңү көне юбилейларында гына түгел, һәр елны күрсәтүне моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде.

Түләүләрләрне башкару өчен тиешле мәсьәләләр киләсе елның I кварталында тәкъдим ителәчәк, дип аңлата вице-премьер.

Шул ук вакытта Бөек Ватан сугышында катнашучылар 2019 елда уртача аена 44 мең сум пенсия алачак, дип өстәде ул

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/13/176958/

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X