Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Белгечләр чәй пакетларында эчәклек таякчыгы тапкан

«Роскачество» оешмасы иң популяр яфраклы һәм пакетланган чәйләрне тикшергән. Аларның кайберләрендә эчәклек таякчыгы, күгәрек һәм пестицид эзләре табылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Экспертлар 35 сәүдә маркасының яфраклы һәм пакетланган 48 чәен тикшергән. Продукт 178 төрле сыйфат һәм куркынычсызлык күрсәткечләре буенча тикшерелгән. «Роскачество» оешмасы җитди хокук бозулар, шулай ук буягычлар, ароматизаторлар, ком яки чүп үләннәре кушылмалары бер генә чәйдә дә булмаган. 

Әмма пакетланган 11 чәйдә эчәклек таякчыгы бактерияләре төркеме табылган.

Моннан тыш, пакетланган чәйнең ике маркасында күгәрек күләме рөхсәт ителгән максималь дәрәҗәдән өч-дүрт тапкырга арткан.

Белгечләр 40 чәйдә минималь күләмдә пестицид эзләрен ачыклаган,тик кеше сәламәтлеге өчен алар куркыныч түгел.
 


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/04/187477/

Фото: архив/Рамиль Гали
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев