Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бензин бәяләре күпмегә артачак?

Киләсе елның гыйнварыннан бензин бәясе 1,7 процентка артуы фаразлана. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта “Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе” ДБУ җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев әйтте.

“Гыйнвар аенда бәяләр 1,7 процентка артуы фаразлана. Алга таба февральдән инфляция күләменә карап күтәреләчәк”, – диде ул.

Ул быел мартта заводларда ягулык бәяләре һәм биржадагы бәяләр кисәк үсә башлаганын искәртте. Бу бөтен Россиядә АЗСларда ягулыкка берәмле бәяләр артуына китергәнен, моңа бәйле рәвештә, Хөкүмәтнең ягулык бәяләрен киметү буенча ашыгыч чаралар кабул иткәнен әйтте.

Бездә 25 майдан бәяләр үзгәрешсез калды. Ел азагына кадәр үзгәрмәс дип фаразлыйм. Хөкүмәт контрольдә тотар, 2018 елда булган хәл кабатланмас дип ышанабыз. Хөкүмәт йөкләмәсе нигезендә, атна саен мониторинг уздырачакбыз”, – диде Роберт Гыйләҗиев.

Бүген АИ–92 бензины литры 40,50 сум – ИФО буенча ун урынның сигезенчесендә тора; АИ–95  литрына 43,10 сум – ИФО буенча унөченче урында;  АИ–80    литры өчен  39 сум – ИФО да 6 урынның дүртенче урынында. Дизель ягулыгы литрына 44,90 сум – унике урынның унберенчесе.  

Гөлнар Гарифуллина , tatar-inform

 

tatar-today.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X