Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба чыгаруны тыячаклар ?!

Законны бозучылар штрафка тартылачак.

Молдовада 2021 елның 1 гыйнварыннан бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-саба сату һәм куллануны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Молдова парламенты матбугат хезмәтенә сылтама белән, moldovainform.md хәбәр итүенчә, Экология һәм төбәк үсеше парламент комиссиясе законның әлеге мәсьәләгә кагылышлы өлешенә үзгәреш һәм өстәмә кертү проектын хуплаган.

Законны бозучылар штрафка тартылачак. Физик затлар өчен штраф суммасы 4,5 мең лей (265 АКШ доллары чамасы), юридик затлар өчен - 12 мең лей (708 доллардан күбрәк).

Закон проекты буенча парламентта фикер алышу булачак һәм ул тавышка куелачак. Моңа кадәр депутатлар Молдовада киләсе елның 1 гыйнварыннан пластик пакетларны сату һәм куллануны тыю буенча закон проектын хуплаган булган.

 

Фото:https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев